news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 200дән артык гаилә «авыл ипотекасы» буенча йорт сатып алган

Быел республикада 200дән артык гаилә «авыл ипотекасы» программасыннан файдаланган. Аның гомуми суммасы 500 млн сум булган. Татарстанда яшәүчеләр әзер йортка өстенлек бирә.

Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле төбәктә 3,3 меңнән артык «авыл ипотекасы» теркәлгән, Россельхозбанк 7,6 млрд сум кредит биргән.

«Авыл ипотекасы» буенча сатып алынган йортларга милек хокукы бер эш көнендә теркәлә, дип хәбәр итә Росреестр.

Искәртик, «авыл ипотекасы» «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына керә. Аны 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге кешеләр рәсмиләштерә ала. Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен максималь кредит суммасы 3 млн сум тәшкил итә. Гаилә парлары өчен кредит күләме 6 млн сумга кадәр артырга мөмкин. Авыл ипотекасын 25 елга кадәр рәсмиләштерергә мөмкин, беренче кертем 10 процент тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100