news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 200дән артык кеше урман юнәлешләре буенча укуны сайлаган

Россия буенча әлеге юнәлештә 6 меңнән артык кеше белем алачак

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның урман юнәлешләре буенча махсуслашкан уку йортларына 200 дән артык кеше укырга кергән. 

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Мисалга, Любян урман-техник көллиятен мәктәп тәмамлаучыларның 126 сы сайласа, Казан дәүләт университетының урман һәм экология факультетына 95 кеше укырга кергән.

Быел да  укырга керүчеләр саны узган елгы дәрәҗәсендә калган, бу уку йортларына кабул итү планы белән бәйле, дип хәбәр итә ведомство.

Россия урман югары уку йортлары һәм техникумнарына барлыгы 6 меңнән артык кеше укырга кергән.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100