news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 20 яңа сөтчелек фермасы кулланышка тапшырыла

Cоңгы биш елда терлекчелек объектларын булдыруга 91 млрд сум акча кертелгән.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2022 елда Татарстанда 17 мең баш сыерга 20 яңа сөтчелек комплексы гамәлгә кертеләчәк.  

Бу хакта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков әйтте.

2021 елда 14,6 мең баш сыерга исәпләнгән 20 яңа сөтчелек фермасы файдалануга тапшырылган булган. Бу елына өстәмә 40 мең тонна сөт алырга мөмкинлек биргән.

«2021 елда Татарстанда барлык категория хуҗалыкларда 1 млн 958 мең тонна сөт җитештерелгән. 2020 елга караганда, үсеш 1 процент тәшкил итә. Бер сыердан 6601 кг сөт савылган, бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 257 кг га артыграк», — диде Наил Залаков. Тере авырлыкта 539 мең тоннадан артык терлек һәм кош ите сугымга әзерләнгән.

Министрның беренче урынбасары соңгы биш елда терлекчелек объектларын булдыруга 91 млрд сум акча кертелгәнен әйтте. Шул исәптән, сөтчелек юнәлешендә 59 мең яңа терлек урыны булдырылган, 117 мең башка 1178 сыер торагында капиталь ремонт уздырылган, барлыгы 6,2 млрд сумга 563 сенаж траншеясе төзелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100