news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 20 су чистарту корылмасы сафка бастырылачак

Былтыр республикада 25 чистарту корылмасы кулланылуга тапшырылган.

Быел Татарстанда 20 су чистарту корылмасы сафка бастырылачак
Султан Исхаков

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Наилә Хасипҗанова). Быел Татарстанда 20 су чистарту корылмасы сафка бастырылачак. 2017 елда республиканың 16 районында 25 су чистарту корылмалары реконструкцияләнде, кайберләре яңадан торгызылды. Бу хакта “Татар-Информ “ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров белдерде.

Соңгы 2-3 елда республиканың су чистарту корылмалары өлкәсендә шактый эш башкарылды. Сулыкларны нигездә сәнәгать предприятиеләре һәм торак-коммуналь хуҗалыклар пычрата. Моннан тыш сулыкларга автомобиль юлларыннан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән агып төшкән пычрак сулар да тискәре йогынты ясый, диде Фаяз Шакиров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100