news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда 2 млн. кв. метр мәйданда торакны сафка бастыру ниятләнә
Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелүче торакның өлеше 718 мең кв. метрдан ким булмаска тиеш
Скопировать ссылку
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Узган ел Татарстанда 2 млн. кв. метр күләмендә торакны сафка бастыру планлаштырылган булса, еллык бирем 5 процентка арттырып үтәлгән. Ел йомгаклары буенча барлыгы 2 млн. 10 мең кв. метр мәйданда торак сафка баскан. Элегрәк елларда аның күләмендә күп катлы торак төзелеше белән аз катлы шәхси торак төзелеше тигез өлешләрне алып торса, узган ел бу баланс бозылган. 1 млн. 235 мең кв. метры күп катлы торакка туры килсә, аз катлы йортларның гомуми күләмдәге өлеше 39 процент кына. Бу мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь төзелеше министры Марат Хөснуллин җиткерде. Капиталь ремонт һәм торак төзелешендә агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәшмәдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, министрлык-ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, узган ел барлык муниципалитетлар да торак төзелеше планын үтәүгә ирешкән. Министр республикада торак төзелешенә лаеклы өлеш керткән өчен аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Еллык биремне үтәүгә 5 муниципалитет аеруча саллы өлеш керткән. Татарстанда 2009 елда сафка бастырылган торакның 36 проценты Казан шәһәренә, 10 проценты Чаллыга, 7 процентка якыны Түбән Кама районына, 5 шәр проценты Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарына туры килә.
Агымдагы елга бурычларга килгәндә, 2010 елга республиканың торак төзелеше программасы буенча 2 млн.кв. метр күләмендә торакны сафка бастыру ниятләнә. Быел да аның саллы өлеше Дәүләт торак фонды программалары буенча төзелүче йортлар тәшкил итәргә тиеш. Быел социаль торакның күләме 718 мең кв. метрдан да ким булмаска тиеш дигән бурыч куела. Бу тагын 11 мең гаиләнең яшәү шартларын яхшырту дигән сүз.
Бурычның мөһимлеген һәм аны вакытында башкарып чыгу кирәклеген истә тотып, муниципаль берәмлекләр алдына ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программалары объектлары төзелешен әзер инженерлык инфраструктурасы булган җир кишәрлекләре белән тәэмин итү, төзелешкә вакытында рәхсәт документларын бирү бурычы куела.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Попечительләр советы утырышы 4 февральгә билгеләнгән. Анда әлеге юнәлеш буенча сафка бастырылачак торак күләме расланганнан соң, объектлар төзелешен финанслауны башларга кирәк булачак, ди Марат Хөснуллин. Министр узган елларда төзүчеләрнең финанслауда тоткарлыклар булуына зарлануын искәртеп, быел бу хаталарны кабатламаска чакырды. “Соңгы елларда алга куйган бурычларны намус белән үтәп киләбез. Икътисади авыр чорда да сынатмадык. Быел да шушы дәрәҗәдән чигенмәбез”, -ди төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2