news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 18,8 млн сумга алты картлар йортына ремонт ясалачак

2015 елдан 2018 елга кадәр республикада 166 млн сумга 52 объект ремонтланган.

Быел Татарстанда 18,8 млн сумга алты картлар йортына ремонт ясалачак
архив

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). 2019 елда Татарстанда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен 18 млн гомуми суммага 6 интернат-йортны ремонтлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта биш объектта ремонт эшләре тәмамланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Әлеге программа 2015 елдан бирле тормышка ашырыла. 2015 елдан 2018 елга кадәр 166,7 млн сумга 52 объект ремонтланган», - диелә хәбәрдә.

Россиядә картлар өчен йортлар төзү стандартлары һәм нормаларны яңартачаклар, дип сөйләделәр министрлыкта. Яңа стандартлар мондый биналарның иң яхшы концептуаль проектына конкурс тәмамланганнан соң булдырылачак. Конкурсның иң яхшы проектлары «Демография» милли проекты кысаларында пилот төбәкләрдә тормышка ашырылачак.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы картлар йортларын төзү стандартларын формалаштыру буенча эшче төркем составына керде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100