Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда 177 кеше энтеровирус инфекциясе йоктырган
Быел Татарстанда энтеровирус инфекциясенең 177 очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,5 процентка кимрәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Авыручыларның төп өлеше, 96 проценты – балалар. Оешкан коллективларда аерым очраклар теркәлә, авыруның төркем учаклары юк, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Энтеровирус инфекциясе коенганда, пычрак куллар һәм уенчыклар аша, шулай ук авыру кешедән һава-тамчы юлы белән йога. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе профилактика чаралары турында искә төшерә:
- шәхси гигиенаны саклагыз;
- шешәләргә салынган яки кайнатылган су эчегез;
- санитар-эпидемиологик нәтиҗәләре булган пляжларда гына коеныгыз, коенганда суны йотмагыз;
- яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне яхшылап юыгыз, товар күршелеге кагыйдәләрен һәм продуктларны саклауның температура режимын үтәгез;
- томау, йөткерү, коелу, конъюнктивит, температура билгеләре булган затлар белән аралашмагыз.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз