news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда 170 мең тонна чамасы шикәр комы җитештерелә

Бүгенгә Нурлат һәм Зәй шикәр заводлары чималны эшкәртү эшләрен тулысынча төгәлләгән

 (Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Быел Татарстанда 170 мең тонна чамасы шикәр комы җитештерелә. Бүгенгә Нурлат һәм Зәй шикәр заводлары чималны эшкәртү эшләрен тулысынча төгәлләгән, Буа заводы цехларында гына эш “кайный”. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Быел гомумән 1,2 млн тонна чимал әзерләнгән, бүгенгә 1 млн тоннадан артыгы эшкәртелгән. 161 мең тонна шикәр комы җитештерелгән.
Министрлыкта белдерүләренчә, агымдагы ел ахырына кадәр Буа заводы да чималны эшкәртүне төгәлли. Быел гомумән 170 мең тонна чамасы шикәр комы җитештереләчәк, бу республика халкын  һәм азык сәнәгате предприятиеләрен әлеге продукт белән тәэмин итү өчен дә җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot