Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда 117 юл-транспорт һәлакәтендә өч балигъ булмаган баланың гомере өзелгән
Быел дүрт ай эчендә Татарстанда питбайк, скутер кебек транспорт чараларында йөргән балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, өч бала имгәнгән.
Татарстан прокуратурасының балигъ булмаган балалар һәм яшьләр турында законнар үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге башлыгы Александр Цеханович бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат очрашуында шул хакта хәбәр итте.
2026 елның 4 аенда 117 юл-транспорт һәлакәтендә өч балигъ булмаган баланың гомере өзелгән, 124 бала имгәнгән. Александр Цеханович әйтүенчә, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре борчуга сала. «Җәяүле балалар йә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белми, йә гаджет тотып йөреп, игътибары читкә китә. Шулай ук питбайк, скутер, электр самокатларын йөртүче балигъ булмаган балалар гомуми файдаланудагы юлларга чыга. Мондый техниканы балаларына ата-аналар үзләре сатып ала. Алар йөртергә дә өйрәтми, закон чикләүләрен дә аңламый. Нәтиҗәдә, гомер өчен куркыныч һәлакәтләр теркәлеп тора. Бу тенденция сагайта», – диде Александр Цеханович.
Аның сүзләренчә, мондый техника турында сөйләгәндә, бер ата-ана да баласы юлга чыкмавына ныклап инана алмый.
2025 елда балалар катнашында 570 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 23 бала үлгән, 629ы имгәнгән. Балалар механик транспорт чараларын йөрткән юлларда 67 һәлакәт килеп чыккан, 1 бала үлгән, 68е имгәнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз