Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда 1 сентябрь көнне сигез мәктәп ачылачак
Ул республикада барлыгы унике мәктәп төзелүен әйтте.
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда 1 сентябрь — Белем көнендә сигез мәктәп ишекләрен ачачак. Бу хакта онлайн-эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Ул республикада барлыгы унике мәктәп төзелүен әйтте, дүртесе соңрак ачылачак. Министр барлык мәктәпләрнең дә югары әзерлек дәрәҗәсендә булганын билгеләп узды.
«Яңа мәктәпләрне бөтен эшен бетереп кулланышка тапшырабыз, лабораторияләре, гаджетлары да булачак», — диде Рафис Борһанов.
Министр авылларда һәм кече шәһәрләрдә 42 мәктәптә матди-техник база яңартылачагын әйтте. 2022 елга кадәр 203 мәктәпне җиһазландыру ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз