news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстанда 1,3 меңнән артык балалар сәламәтләндерү лагере гамәлдә булачак

Аларга барлыгы 154 мең бала йөриячәк

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе ТР Министрлар Кабинетының “Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру турында” Карары проектын әзерләүдә катнашкан. Барлыгы 10 тәкъдим юлланган, аларның 8е исәпкә алынган, дип хәбәр итә ведомство.

Якынча мәгълүматларга караганда, быел җәен барлыгы 154 мең баланы колачлаячак 1370 җәйге сәламәләндерү учреждениесенең гамәлдә булуы күздә тотыла. Аларның 112се – 59 мең 980 балага исәпләнгән шәһәр читендәге стационар учреждение, шул исәптән 3750 балага тәүлек буе эшли торган шәһәр читендәге 10 лагерь. Шулай ук 62,9 мең балага 1016 көндезге лагерь, 3740 балага санаторий тибындагы шәһәр читендәге 10 лагерь, 2 мең балага 8 санаторий, 12 мең балага 122 хезмәт һәм ял лагере һәм 11 мең 780 балага 102 чатыр лагере.

Идарә белгечләре агымдагы елның җәенә Татарстанның барлык районнарында җәйге сәламәтләндерү учреждениеләренең матди-техник базасын яхшырту буенча план-биремнәр әзерләгән. Әлеге планга шәһәр читендәге 12 лагерьга капиталь ремонт ясау, 106 лагерьга косметик ремонт үткәрү, 92 учреждениенең азык-төлек блоклары өчен җиһаз сатып алу, 97 оешма өчен җиһаз һәм инвентарь, 24 оешма өчен медицина җиһазы сатып алу кебек эшләр кергән.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot