news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстан Журналистлар берлеге Россия Журналистлар берлеге белән кушылачак

Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев Севастопольдә шул хакта белдерде.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстан Журналистлар берлеге белән Россия Журналистлар берлеге берләшәчәк. Гомумроссия иҗтимагый оешма рәисе Владимир Соловьев бүген Севастопольдә шул хакта белдерде, дип яза ТАСС.

Соловьев сүзләренчә, 2017 елда Россия Журналистлар берлеге съездында Мәскәү, Татарстан һәм Санкт-Петербург Журналистлар берлекләре бер оешмага берләшү процессын башларга әзерлекләрен белдергәннәр.

“Хәзер Мәскәү берлеге белән сөйләшүләр алып барыла. Без эшче төркем оештырырга булдык. Ул дүшәмбе эшен башлады. Быел Россия Журналистлар берлегенең 100 еллыгына бу берләшмәләрне барысын да берләштерү турында игълан итә алырбыз”, - дип билгеләп үтте Соловьев.

news_right_1
news_right_2
news_bot