Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстан юлларында 139 бала җәрәхәтләнгән
Соңгы 5 ай эчендә юл-транспорт һәлакәтләрендә дүрт балигъ булмаган бала һәлак булган.
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов быел республикада барлыгы 139 баланың төрле җәрәхәтләр алу очраклары теркәлгәнен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
«Балалар җылы һава торышы җитү белән урамга чыгарга ашкына, вакытларын урамда уйнап үткәрә. Соңгы 5 ай нәтиҗәләре буенча республика юлларында 4 бала үлгән, 139 бала төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган», — дип хәбәр итте Бикмөхәммәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз