news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстан югары уку йортларында бюджет урыннары 20 процентка күбрәк

Быел республикада абитуриентларны 44 югары уку йорты һәм аларның филиалы кабул итә.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2021-2022 уку елына Татарстан югары уку йортларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шул хакта хәбәр итте.

«Шул исәптән дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары 200гә якын урын алды, — дип сөйләде мәгариф һәм фән министры. - Быел бакалавриат һәм специалитет белем бирү программалары буенча укырга кабул итүнең контроль саннары сизелерлек артты».

Һадиуллин, гадәттәгечә, федераль бюджет хисабына кабул итүнең контроль саннары буенча Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан милли тикшеренү техник университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты лидер-югары уку йортлары булып тора, дип искәртте.

«Бюджет урыннарының күбесе инженер-техник әзерлек юнәлешләренә һәм педагогикага туры килә. Бу - мәгариф һәм педагогик фәннәр, информатика һәм исәпләү техникасы, химия технологияләре, электр һәм җылылык энергетикасы, машина төзелеше кебек эреләндерелгән белгечлек төркемнәре», — диде министр.

Быел Татарстанда 44 югары уку йорты һәм аларның филиалы абитуриентларны кабул итә. Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм ул көндезге бюджет уку формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100