news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстан югары уку йортларына 16,5 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән

Бюджет урыннары саны 2017 елга караганда 5 процентка артыграк.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел Татарстан югары уку йортларына 16 мең 531 бюджет урыны, шул исәптән дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары өчен 120 урын бүлеп бирелгән. Республика Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

Вице-премьер сүзләренчә, быел бюджет урыннары саны 2017 елга караганда 5 процентка артыграк.

Министр билгеләп үткәнчә, бюджет урыннарының күбесе белем бирү һәм педагогик фәннәр (1733), химик технологияләр (1440), электр- һәм җылылык энергетикасы (1389), информатика һәм хисаплау техникасы (1156), машина төзелеше (945) һ.б. юнәлешләргә бүленгән. Аның сүзләренчә, гуманитар белгечлекләргә бюджет урыннарының кимүе күзәтелә.

  • Быел республикада 44 югары белем бирү оешмасы, шул исәптән 28 – дәүләт һәм 16 дәүләтнеке булмаган уку йортлары һәм аларның филиаллары абитуриентлар кабул итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot