Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстан хастаханәләренә талпан кадалучылар сирәгрәк мөрәҗәгать итә
Талпан сезоны башланганнан бирле Татарстан хастаханәләренә талпан кадалган 3 249 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 1,6 тапкырга азрак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Узган елда шул ук чорда 5 270 очрак теркәлгән иде. Быел һава торышы салкын һәм яңгырлы булды, моның нәтиҗәсендә талпан кадалу очраклары азрак. Шулай да, июньнең беренче яртысында, хәтта кайвакыт июльдә дә талпаннарның сезонлы активлашу чоры көтелә, шуңа күрә саклану чараларын үтәргә кирәк», — дип билгеләп үтте спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз