Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстан вузлары буенча уртача конкурс бер урынга 9 кешене тәшкил иткән
Татарстан Республикасы югары уку йортлары абитуриентларны 16155 бюджет урынга кабул итү белән мәшгуль булган
(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан Республикасы югары уку йортларына кабул итү 16155 бюджет урыныннан гыйбарәт булган, шул исәптән, көндезге укыту формасы буенча – 11650 урын. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында абитуриентларны югары һәм махсус урта уку йортларына кабул итү йомгакларына багышланган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда берникадәр үсеш күзәтелә: былтыр 15672 бюджет урыны булган.
Агымдагы елның июль-август айларында Татарстанда 84 югары һөнәри белем бирү учреждениесенә гаризалар кабул итү чоры булды, шул исәптән, республика территориясендә урнашкан 19 дәүләт вузына. Быел тәүге тапкыр бюджет урыннарга кабул итү дәүләтнеке булмаган вузларда да алып барылган. Шул рәвешле, “ТИСБИ” Идарә Университеты 100 бюджет урынга ия булды, аларның 90ы – бакалавриат, 10 сы – магистратура, Идарә һәм хокук институтына 185 бюджет урын бирелде, аларның 135е – урта һөнәри белем бирү белгечлекләре буенча, 40ы – бакалавриат һәм 10 сы – магистратура.
“Быел абитуриентлар 5 югары уку йортында 3 юнәлеш буенча гариза бирү хокукына ия булды. Шулай итеп, һәр абитуриент күп дигәндә 15 әзерлек юнәлешенә дәгъва кыла алды. Көндезге укыту формасы буенча бюджет урыннарга абитуриентлар тарафыннан 100 меңнән артык гариза тапшырылган. Республика вузлары буенча уртача конкурс бер урынга 9 кешене тәшкил иткән”, - дип сөйләде Андрей Поминов.
ТР ның иң зур югары уку йортларында вәзгыять түбәндәгечә: Казан (Идел буе) федераль университетында конкурс 1 урынга 13 кешедән гыйбарәт (2317 конкурслы урынга – 30129 гариза), Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетында конкурс 1 урынга 19,3 кешегә тәңгәл (1743 конкурслы урынга – 33589 гариза), А. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү-техник университетта – КАИ да конкурс – 1 урынга 12,35 кеше (1131 конкурслы урынга – 13968 гариза).
БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләрдән документлар 25 нче июльгә кадәр тупланган. 27 нче июльдә вузларның рәсми сайтларында һәм кабул итү комиссиясенең мәгълүматлар стендында, укырга керергә теләүчеләрнең тулы исемлеге эленгән. 30 нчы июльдә конкурстан тыш укырга кабул ителүче һәм максатчан кабул итү өчен бүлеп бирелгән урыннарга алынучы затларның исемлеге урнаштырылды. 4 нче август, һәр әзерлек юнәлеше буенча кабул итү комиссиясе тарафыннан укырга кертелүгә тәкъдим ителүчеләргә, белеме турындагы документның төп нөсхәсен тапшыру өчен соңгы көн булды. 5 нче августта вузлар буенча, документларының оригиналларын тапшырган затларны 1 нче сентябрьдән укырга алу турында фәрманнар дөнья күргән. Министр урынбасары сүзләренчә, укырга кертелүгә тәкъдим ителүчеләр исемлегендә булып, әмма белем турында дәүләт үрнәгендәге документын тапшырмаган затлар, укырга керүдән баш тартучылар буларак конкурстан төшереп калдырылган. Моңа бәйле рәвештә, вузлар вакант урыннар булган очракта, БДИ нәтиҗәләре буенча исемлектәге башка затларны укырга алуга хаклы булган. Ягъни мәсәлән бу икенче дулкын.
5 нче августта югары уку йортлары рәсми сайтларында, барлык әзерлек юнәлешләре буенча, тупланган баллары санының кимү принцибы белән абитуриентларның тулы исемлеге эленгән. 9 нчы август икенче дулкында дәүләт документын тапшыруның соңгы көне буларак игълан ителгән. 10 нчы августта исә вузлар тарафыннан, белеме турында дәүләт үрнәгендәге документның төп нөсхәсен тапшыручыларны 1 нче сентябрьдән көндезге бүлеккә бюджет урыннарга кабул итү турында соңгы фәрманнар бастырылган.
Бакалаврат программасы һәм уку өчен түләү килешүләре буенча белгечләр әзерләү программасы буенча затларны укырга кабул итү, дәресләр башланганчы 10 көн алдан рәсмиләштерелергә тиеш. Моннан чыгып, әлеге формалар буенча абитуриентларны кабул итү югары уку йортларында әлегә тәмамланмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз