news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстан урман фондына 11 млн сумлык зыян килгән

Бу узган ел белән чагыштырганда 9,5 %ка күбрәк.

Быел Татарстан урман фондына 11 млн сумлык зыян килгән
Александр Эшкинин

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Быел Татарстанның урман фонды 11 млн сумлык зыян күргән. Бу узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 9,5 %ка арткан дигән сүз. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында билгеле булды.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдретдинов сүзләренчә, агымдагы елның 11 аенда урман закончалыгын бозуның 849 факты ачыкланган. Узган ел исә нибары 668 закон бозу очрагы теркәлгән. Димәк, зыян күләме 21 %ка арткан дигән сүз.

Аның каравы, законсыз агач кисү саны 2016 елга караганда, 13 %ка кимегән.

“Быел законсыз агач кисү буенча 28 эш тикшерү органнарына җибәрелде. 7 очрак буенча РФ Җинаять Кодексының 260 маддәсе нигезендә, җинаять гаепләве чыгарылды. Калганнары буенча тикшерү процесслары бара”, – диде министр урынбасары.

Әлеге тәртип бозуларны анализласаң, агачны законсыз төстә урман тирәсендә яшәгән гражданнар кисә. Күп очракта каен, имән, юкә, нарат агачлары киселә. Тәртип бозучыларга карата, гадәттә, суд 2 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү, штрафлар һәм 280 сәгать мәҗбүри эш җәзасын кертә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100