news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстан әтиләре дә беренче бала өчен ана капиталы рәсмиләштерә алачак

Март аенда Россиядә ана капиталы программасының мөмкинлекләрен киңәйтә торган үзгәрешләр үз көченә керде.

Быел Татарстан әтиләре дә беренче бала өчен ана капиталы рәсмиләштерә алачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). РФ Президенты йөкләмәсе белән март башыннан ана капиталы программасына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер аны беренче балага карата бердәнбер уллыкка алучы саналган ир-атлар да рәсмиләштерә алачак. Россия Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«РФ Президенты 2020 елның 1 мартында «Бала тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» федераль закондагы үзгәрешләр хакындагы канунны имзалады. Закон тамырдан үзгәреш кичерде. Күп еллар дәвамында беренче тапкыр ана (гаилә) капиталын алу хокукы булган затларның исемлеге киңәйтелде», - дип хәбәр итте спикер.

2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче баласын тапкан яки уллыкка алган хатын-кызларга 466 мең 617 сум күләмендә ана капиталы биреләчәк. Беренче балага карата бердәнбер уллыкка алучы саналган ир-атлар да шушы ук күләмдә акча алырга хокуклы.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында ана капиталы программасын 2026 елга кадәр озайту һәм беренче баласы туган гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәге хакында белдергән иде. Илдә туучылар санын арттыру «Демография» илкүләм проектындагы өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100