news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстан терлекчеләре 412,8 мең тонна ит һәм 1,85 млн.тонна сөт җитештерәчәк

Узган ел белән чагыштырганда бу берникадәр күбрәк

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Быел Татарстан терлекчеләре 412,8 мең тонна ит һәм 1,85 млн. тонна сөт җитештерәчәк, бу узган ел белән чагыштырганда берникадәр күбрәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Искә төшереп үтәбез, узган ел республиканың терлекчелек комплексы хезмәткәрләре 1 млн. 821 мең тонна сөт һәм 392 мең тонна ит җитештергән. 2009 елга авыл хуҗалыгы продукциясенең бу төрләрен җитештерү күләме югарырак күләмдә билгеләнгән. ТРда яңа терлекчелек комплекслары төзелде. Иске тауарлыклы сөт фермаларында төзекләндерү эшләре башкарылды. Сыерларны асрау һәм саву өчен алдынгы чит фермаларыннан заманча җиһазлар сатып алынды. Барлык терлекчелек комплексларында да диярлек алдынгы технологияләр кертелде.
Әмма куелган максатларга ирешүнең төп шарты ТРда терлек баш санын тотрыклы итү тора. Шулай итеп, бүгенге көндә барлык категориядәге хуҗалыкларда да 1 млн. 114 мең баш сыер бар, бу узган ел белән чагыштырганда 1 процентка күбрәк, дуңгызлар 737 мең баш, алар 4 процентка артык дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100