news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстан төзелешләрендә 21 бәхетсезлек очрагы булган

Татарстан Президенты куркынычсызлык төхникасын бозучы төзелеш компанияләре җитәкчеләрен җаваплылыкка тартуны таләп итте.

 (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Татарстанның төзелеш объектларында 21 бәхетсезлек очрагы булган. 8 очракта кешеләр үлгән, 13 хезмәткәр җитди җәрәхәт алган.

Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә төзелеш һәм ремонт эшләре барышында куркынычсызлык техникасы өлкәсендә хокук бозу очраклары турында республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

"Ел башыннан алып Дәүләт хезмәт инспекциясе Дәүләт төзелеше күзәтчелеге хезмәте белән бергә 748 тикшерү үткәргән. 366 карар чыгарылган. Үз эшчәнлекләрен үзләре көйләүче оешма составындагы компанияләрдә 535 тикшерү үткәргән. Торак инспекциясе Татарстанның 41 муниципаль берәмлегендә 3083 инспекцион тикшерү үткәргән", - дип хәбәр итә докладчы.

Узган ел белән чагыштырганда хокук бозу очраклары азрак теркәлә, әмма бәхетсезлек очраклары булып тора, диде министр. "Җәй эссе һава шартлары булу сәбәпле, туфрак каты булуына күнеккәннәр. Яңгырлы сезон башлану Чаллыда бәхетсезлек очрагына китерде. Грунт ныгытылмаган булган. Нигезне ныгытмау фаҗигагә китерде", - дип билгеләп үтте Фәйзуллин.

Һәлакәтне тикшергәндә документларны рәсмиләштерүдә дә хокук бозу очраклары булуы ачыкланды. Һәлак булучылар хезмәт килешүе төзелмичә генә җәлеп ителгән белгечләр булган, заказчы ниндидер сәбәпләр аркасында алар белән килешү төземәгән.

"Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Кызганыч, подрядчылар белгечләр белән тиешле килешү төземичә махсус эшләр үтәүгә җәлеп итә. Бюджет проектлары гына түгел, ә коммерциялеләр дә белгечләр белән законлы төстә эшләргә тиеш", - диде Миңнеханов. Россия Тикшерү комитетының эш бирүчене җаваплылыкка тарту турындагы инициативасын хуплавын белдерде.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры үз чиратында муниципаль комиссияләргә бөтен объектларны планнан тыш тикшерүләр үткәрергә карар бирде.

Аның сүзләренчә, гомумән, Татарстанда төзелеш программалары график буенча бара. Капиталь ремонт программасы буенча республикада 830 күп фатирлы йортта яшәүче 194,5 мең кеше яшәү шартларын яхшырта. Мәктәп, ресурс үзәкләрендә һәм балалар бакчаларында капиталь ремонт тәмамланган диярлек. 2016 ел программасына кертелгән 43 мәдәният объектында 42сендә ремонт төгәлләнгән.

Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары һәм эре оешмалар җитәкчеләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100