news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстан сулыкларында батып үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән

Быел Татарстан сулыкларында 17 кеше батып үлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган комиссия утырышында ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, коену сезоны башланганнан бирле батып үлгән кешеләр саны ике тапкыр диярлек кимегән. Узган ел бу чорда республика сулыкларында 23 кеше батып үлгән булса, быел – 10.

«Температураның бераз вакытка түбәнәюенә карамастан, суда хәл шактый киеренке кала. Кешеләр еш кына җиһазландырылмаган урыннарда яки исерек килеш коену аркасында үлә», - диде Венедиктов.

Шул ук вакытта батып үлгән 17 кешенең өчесе - балалар. Алар әти-әниләренең ваемсызлыгы аркасында һәлак булды, дип искәртә Венедиктов.

news_right_1
news_right_2
news_bot