news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстан суд приставлары 27,1 мең кешегә карата чит илгә чыгуга тыю салган

Аларның 9 меңгә якыны - алимент түләмәүчеләр

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). 2014 ел башыннан Татарстан суд приставлары республиканың 27 мең 108 кешегә чит илгә чыгуны тыйган. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чит илгә чыга алмаучыларның гомуми бурычы - 9,5 миллиард сум. Әҗәтле кешеләрнең 8 мең 711е - алимент түлүмәүчеләр (әлеге башкарма чара кулланганнан соң аларның 500е бурычларын тулысынча түләгән). Узган елның шул ук чорында Татарстанның 19 мең 218 кешесе чит илгә чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән.

Чит илгә чыгуны чикләү ярдәмендә приставлар ел башыннан 600 миллион сум акча түләтүгә ирешкән. 

9 меңгә якын кеше бурычларын тулысынча түләгән. Аларга карата чит илгә чыгуны тыю чарасы алынган.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100