Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстан Республикасы клиник хастаханәсендә 41 кешегә бавыр күчереп утыртканнар
Ел башыннан республика клиник хастаханәсендә 41 бавыр трансплантациясе уздырганнар. Бу хакта бүген «Татар-информ»да бавыр авыруларын профилактикалау атнасына багышланган матбугат конференциясендә Республика клиник хастаханәсенең 2 нче хирургия бүлеге мөдире Ленар Җиһаншин сөйләде.
«Бавыр трансплантациясе программасы 2018 елның декабрендә актив эшли башлады. Беренче елда 13 бавыр трансплантациясе үткәрелгән. Моңа кадәр елына якынча бер трансплантация үткәрелгән. Елдан-ел операцияләр саны һәм аларның сыйфаты артты. Узган ел без 70 трансплантация башкардык. Бу – төбәк дәрәҗәсе өчен шактый зур сан. Быел 41 бавыр күчереп утырту башкарылган», - дип хәбәр итте ул.
Татарстанда бавыр циррозы булган пациентларга ярдәм күрсәтү буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла. Программа хроник бавыр авыруларының циррозга кадәр үсү куркынычын киметүгә, хәвеф-хәтәр факторларын ачыклау, диагностиканы һәм диспансер күзәтүен камилләштерү исәбенә цирроздан үлүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз