news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстан Президенты ярдәме белән дөньяда 234 Сабан туе узган

Быелга бәйрәмнең соңгысы 9 декабрьдә Австралиядә узачак

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев).  Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 234 Сабан туе узган, шул исәптән 163е - Россиянең 50 субъектында һәм 71е - якын һәм ерак чит илләрдә. Бу саннарны ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында Татарстан Дәүләт Советы спикеры, Координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Ул билгеләп узганча, быел үткәрелгән  бәйрәмнәр саны арткан, чөнки 2013 елда Россия субъектларында 152, ә 22 ерак һәм якын чит илдә 69 Сабан туе гына үткән булган. 

"2014 елда Россия төбәкләре һәм чит илләрдә узган Сабан туйларында 1,7 миллион кеше катнашкан", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин һәм, быелга бәйрәмнең соңгысы 9 декабрьдә Австралиядә Аделаида шәһәрендә узачак, дип өстәде. Киләсе елда Сабан туе бәйрәмен үткәрү буенча эшләр башланды инде, дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин. 2015 елда федераль Сабан туе Красноярскида, ә Бөтенроссия авыл Сабан туе Оренбург өлкәсендә узачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot