news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстан полицейскийлары авыр җинаятьләрне ачу күрсәткечен арттырган

ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов сүзләренчә, штатлар кыскаруга карамастан, полицейскийлар җинаятьчелекне авызлыклауга ирешә.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Рафаил Гыйльманов хезмәттәшләрен 10 ноябрьдә билгеләнеп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Шулай ук ул журналистларга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство эшчәнлеге турында сөйләде.

«Оператив вазгыять бездә начар түгел. 9 ай эчендә республика буенча 100 мең халык исәбенә санаганда, 986,6 җинаять кылынган. Тулаем Россия күләмендә алсак, бу сан тагын да югары – 1139,6, ә инде Идел буе федераль округына күз салсак - 1150,8. Бу күрсәткечләргә караганда, Татарстанда җинаятьчелек зур түгел, бу төп күрсәткеч. Уңай динамика башка күрсәткечләр буенча да күзәтелә. Ел башыннан бездә 42 046 җинаять кылынган, алардан 7 417се авыр һәм аеруча авыр җинаятьләргә керә», – диде Рафаил Гыйльманов.

Җинаятьләрнең зур өлеше милек ияләренә каршы кылына (57,5 процент,  яисә 24 175 очрак). Шул исәптән урлау (15 755), мошенниклык (5 412), талау (991) һәм юлбасарлык (251) очраклары.

2016 елда шәхескә каршы 7 188 җинаять теркәлгән. Шул исәптән,  241 үтерү һәм 89 көчләү очрагы.

«Татарстан буенча җинаятьләрне ачу 57,3 процент тәшкил итә, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең 67 проценты ачылган. Бу соңгы 10 ел эчендә иң югары күрсәткечләр. Россия буенча Татарстан хокук сакчыларының эш нәтиҗәлелеге 2нче һәм 5нче урыннар белән билгеләнә.

Барысы да бик әйбәт дип әйтә алмыйм. Җинаятьчелекне шушы дәрәҗәдән арттырмас өчен безгә зур көч куярга туры килә. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре саны өч тапкырга кыскарды. Хәзер безгә көчләрне шәһәр-районнарда җитәрлек итеп бүләргә кирәк», – диде Рафаил Гыйльманов.

3 141 штатлы берәмлек, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары сузләренчә, министрлык тарафыннан Милли гвардиягә – ОМОН, СОБР, ведомстводан тыш сак хезмәтләренә бирелгән. Ә 1 215 хезмәткәр, киресенчә, сафларын тулыландырган - миграцион хезмәт һәм наркоконтроль хезмәткәрләре килеп кушылган. Гомумән алганда, республика Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 2 226 кешегә кимегән.

«Безнең алда һәрвакыттагыча бурычлар җитди. Оператив вазгыять начарлана икән, аның өчен безне беркем дә мактамаячак. Булган состав белән җинаятьчелекне ачу дәрәҗәсен арттырырга кирәк», – дип шәрехләде генерал-майор.

Аның сүзләренчә, бу мәсьәләне чишүдә өлешчә булган резервларны табу, яңа чаралар, заманча фән-техника казанышларын куллану, аерым алганда «Куркынычсыз шәһәр» программасы булыша. Шәһәрнең кеше күп йөрүче урыннарына, ишегалларына, йорт подъездларына куелган видеокамералар җинаятьләрне ачуда, тәртип саклауда ярдәм итәләр. Андый камералар Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә ишегалларында, подъездларда күпләп куелган инде.

Моннан тыш Татарстанда 849 муниципаль хезмәткәр төбәк административ кануннарын сакларга булыша. Алар тарафыннан хәзерге вакытка 33 млн. сумлык штраф салынган инде.

«Кичекмәстән халык дружиналарын кайтару мөһим. Революциягә кадәр, мәсәлән, ишегалды себерүчеләре чисталык өчен генә җавап бирмәгән, тәртип тә саклаган. Берәр нәрсә була калса, сыбызгы сызгыртканнар һәм шунда ук полицейскийлар йөгереп килгән», – дип йомгаклады чыгышын Рафаил Гыйльманов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100