news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстан поликлиникаларын ремонтлауга 3 млрд сум чамасы акча сарыф ителәчәк

Ел ахырына кадәр республиканың 114 сәламәтлек саклау учреждениесе ремонтланачак.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Быел 3 млрд 195 млн сум акча Татарстан поликиникаларын капиталь ремонтлауга сарыф ителәчәк. Ремонт эшләре 2018 елда амбулатория- поликлиника учреждениеләрен ремонтлау программасы буенча башкарыла. Бу турыда “Татар-информ”да матбугат конференциясендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын файдалану һәм гамәлгә кую идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров хәбәр итте.

Программага 114 учреждение кергән. Аларны ремонтка ихтыяҗ булуына карап, Сәламәтлек саклау министрлыгы сайлап алган. Хәзер барлык объектларда төзелеш-монтажлау эшләре бара, алар уртача 35 процентка үтәлгән, диде Насыйров.

“Татарстан социаль объектларны ремонтлау программалары арасында бусы иң катлаулысы, чөнки поликлиникаларның күбесендә ремонт вакытында да халыкны кабул итәләр”, - диде белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot