news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстан мәктәпләрендә дәресләр арасында кыңгырау шалтырамаячак

Республикадагы барлык 1404 гомуми белем бирү учреждениесе дә 1 сентябрьдә балаларны кабул итәргә әзер.

Быел Татарстан мәктәпләрендә дәресләр арасында кыңгырау шалтырамаячак

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Яңа уку елында Татарстан мәктәпләрендә дәресләр арасында кыңгырау шалтырату булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

«Быел һәр сыйныф аерым кабинетта шөгыльләнәчәк, бу балаларның тәнәфес вакытында очрашмавы өчен бик мөһим. Мөмкин булганча дәресләрне төрле вакытта башлаячакбыз. Башлангыч мәктәп үз режимында эшләү сәбәпле, аларга комачауламас өчен быел кыңгырау шалтырату булмачак», — дип ачыклык кертте спикер.

Моннан тыш, мәктәпләрдә фильтр, термометрия, тын юллары авырулары билгеләре булган балалар өчен аерым бүлмә булу мәҗбүри.

«Барлык 1404 гомуми белем бирү учреждениесе 1 сентябрьдә балаларны кабул итәргә әзер», — дип ышандырды Алсу Әсәдуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100