news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларга республика вузлары 28 866 урын тәкъдим итә

Шуның 13 125е - бюджеттан финанслана торган урыннар

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Быел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 25 233 егет һәм кызга республикадагы 24 дәүләт вузы 28 866 урын тәкъдим итә, шуның 13 125е бюджеттан финанслана торган урыннар.


ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, исемлектә иң беренче булып Казан дәүләт технология университеты тора. Ул тәкъдим иткән 5386 урынның 2253е – бюджетныкы. Икенче урында - Казан дәүләт техник университеты. Әлеге вуз тәкъдим иткән урыннар 3834кә 1810 нисбәтендә. Беренче өчлекне Кама дәүләт инженерлык-икътисад академиясе тәмамлый. Ул бюджетка 1019 студент (барлык урыннар саны 3178) алырга әзер.

news_right_1
news_right_2
news_bot