Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстан лагерьларында балалары янына ата-аналары килә алмаячак
Марина Патяшина сүзләренчә, лагерьларда барлык отрядларны җыеп, массакүләм чаралар үткәрелмәячәк.
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан лагерьларында ата-аналар көннәре уздырылмаячак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында балаларның җәйге ялына багышланган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Ул ата-аналарга лагерьларга бармаска киңәш итте. Бу коронавирус пандемиясе һәм аңа бәйле чикләүләр белән бәйле. «Ата-аналар көннәре каралмаган. Аңлау белән карарга кирәк. Мондый элемтәләр мөмкин түгел. Бу максаттан, туклану продуктларын китерү дә регламентланган», — диде Ләйлә Фазлыева.
Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина лагерьларда көн саен температураны үлчәп торачакларын әйтте. Ул да ата-аналар, туганнар, башка чит-ятлар кертелмәячәген белдерде. Марина Патяшина сүзләренчә, лагерьларда барлык отрядларны җыеп, массакүләм чаралар үткәрелмәячәк. Кичке күмәк дискотекалар, эстафеталар да оештырылмаячак.
«Җәйге сменалар барышында ике медицина хезмәкәре — табиб һәм шәфкать туташы эшләячәк. Балалар сменага бер вакытта керергә һәм чыгарга тиеш. Сменалар арасында ике көнлек тәнәфес булырга тиеш», — диде республиканың баш санитар табибы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз