news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстан лагерьларында балалар ялы программасын финанслау 21 процентка күбрәк

Быел Татарстан лагерьларында балалар ялы өчен бүлеп бирелә торган финанслау күләме 21 процентка күбрәк. Бук хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сөйләде.

«Балалар һәм яшүсмерләр ялын оештыру – әһәмиятле социаль программа. Ел саен ел дәвамында лагерьларда 200 меңнәк артык бала ял итә. Быел җәйге кампаниядә 175 меңнән артык баланың ялын оештыру планлаштырыла. Ел дәвамында исә лагерьларда 240 меңнән артык бала ял итәчәк, дип көтелә. Программаны финанслау күләме 3 млрд сумнан артык сумманы тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, бу 21 процентка күбрәк», – диде министр.

Кара диңгез яр буенда 5 лагерь эшләячәк. Татарстаннан 6 меңләп бала диңгездә ял итә алачак.

Азат Кадыйров сүзләренчә, лагерьларга 53 мең бушлай юллама әзерләнгән. Алар авыр тормыш хәлендә калган, тернәкләндерүгә мохтаҗ булган, төрле олимпиада һәм иҗади фестивальләрдә катнашкан сәләтле балаларга бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 9 меңнән артык баласы да лагерьларда бушлай ял итә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot