news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстан китап нәшрияты дәүләт хисабына 117 төр китап чыгарачак

Китаплар сатуга үзкыйммәтеннән арзанрак бәядә чыгарылачак.

Быел Татарстан китап нәшрияты дәүләт хисабына 117 төр китап чыгарачак
Султан Исхаков

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Быел Татарстан китап нәшрияты дәүләт субсидиясе белән 117 китап бастырып чыгарачак. Аның яңа гына унберенчесе – Һади Такташ шигырьләре басылып чыккан. Бу хакта нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин үзе хәбәр итте.

“Дәүләт хисабына чыгарылган китапларның 75 проценты республикадагы китапханәләргә таратыла, 10 проценты Бөтендөнья татар конгрессы аша чит төбәкләрдәге татарларга бирелә. Барлык тиражның 15 процентын сатуга чыгарабыз”, – дип аңлатып үтте Илдар Сәгъдәтшин.

Шунысы да игътибарга лаек: китаплар сатуга үзкыйммәтеннән арзанрак бәядә чыгарылачак. Әйтик, бастырып чыгару 100 сум булса, аны 80 сумга сатарга мөмкин. Чөнки дәүләт субсидиясе белән чыгарылгач, бу очракта табыш алу максаты куелмый, нәшриятның төп максаты – китапны халыкка җиткерү.

news_right_1
news_right_2
news_bot