news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстан китап нәшрияты 580 сәгать аудиокитап яздырырга ниятли

Илдар Сәгъдәтшин www.tatkniga.ru сайтында 45 аудиокитап урнаштырылганын әйтте.

Быел Татарстан китап нәшрияты 580 сәгать аудиокитап яздырырга ниятли
архив/Султан Исхаков

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан китап нәшрияты 580 сәгать аудиокитап яздырырга җыена. Бу хакта “Татмедиа” агентлыгының 2018 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышында “Татарстан китап нәшрияты” генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин әйтте.

“Әдәбиятны попяларлаштыруга юнәлдерелгән бер проект гамәлгә ашырыла башлады: күренекле татар авторлары әсәрләренең аудиокитапларын яздыру. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узган елның икенче яртысында тотындык. 162 сәгать күләмендә аудиокитаплар басылып чыкты. Быел 580 сәгать яздырырга җыенабыз”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.

Ул аудиокитаплар җитештерү социаль проект булганын искәртте. “Аларны тыңлау да, үз компьютерыңа күчереп алу да – бушлай. Әсәрләр Татарстан китап нәшриятында басылган социаль әһәмияткә ия китаплар арасыннан сайлап алына. Аларны танылган театр артистлары, радио һәм телевидение дикторлары укый”, - диде.

“Аудиокитап яздыру – укыдың да чыктың түгел, бу катлаулы технологик процесс. Әсәрне барлыкка китерү өчен, диктор, тавыш операторы, режиссер, редактор, монтажлау хезмәте кирәк”, – дип билгеләп узды Илдар Сәгъдәтшин.

Аның сүзләренчә, бүген www.tatkniga.ru сайтында 45 аудиокитап эленгән. “Алар арасында бер генә әсәрдән торганнары, берничә әсәрне үз эченә алганнары да бар. Әйтик, татар халык әкиятләрен берләштергән 22 сәгатьлек аудиокитапка 97 әкият кергән”, - диде.

Нәшрият җитәкчесе фикеренчә, әлеге проект бик кирәк һәм вакытлы эшләнгән. “Укучыларыбызның нәшриятка мөрәҗәгате дә шуны дәлилли. Аудиокитаплар эшли башлаганнан бирле, рәхмәт тә, тәнкыйть сүзләре дә килә. Тәнкыйть кәнфит булмаса да, үсәргә ярдәм итә”, - ди Илдар Сәгъдәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100