news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстан китап нәшрияты 100 еллык юбилеен бәйрәм итә

14 ноябрьдә "Китап нәшер итү тарихы һәм заманча китап сәүдәсенең үсеш тенденцияләре" темасына фәнни-гамәли конференция була.

Быел Татарстан китап нәшрияты 100 еллык юбилеен бәйрәм итә
архив/Султан Исхаков

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ").Татарстан китап нәшрияты 100 еллык юбилее уңаеннан 14 ноябрьдә Казанда АСКИ (Россия китап нәшер итүчеләр ассоциациясе), Россиянең иң эре нәшриятләре һәм полиграфия оешмалары җитәкчеләре катнашында тантаналы чара була. Бу турыда нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чакырылучылар арасында «РИПОЛ классик», «Папирус-Столица» полиграфия оешмалары, Башкортстан, Марий Эл, Удмурт, Чуваш, Чечен, Саха (Якутия) республикалары милли региональ нәшриятләре, Төмән, Свердловск өлкәләре нәшриятләре вәкилләре бар.

Программада "Китап нәшер итү тарихы һәм заманча китап сәүдәсенең үсеш тенденцияләре" темасына фәнни-гамәли конференция һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ТР министрлыклары, идарә тармаклары җитәкчелеге, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ветераннар, мәшһүр әдипләребез катнашында бәйрәм концерты каралган. 

Татарстан китап нәшриятына 100 ел тулу уңаеннан республика шәһәрләрендә һәм районнарында язучылар катнашында "Уку бәйрәмнәре" оештырыла. Нәшрият быел илкүләм һәм халыкара масштабларда узучы китап фестивальләрендә махсус программалар белән чыгыш ясый. 

Матбугатта, социаль челтәрдә интеллектуаль уеннар оештырыла, анда җиңүчеләргә төрле бүләкләр бирелә, ташламалар тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100