Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстан халкы 260 млн сум үзара салым акчасы җыйган
«Быел үзара салым җыеннары тәмамланып килә. Без Татарстан Президентына киләсе елда программаны кушылып финанслауга бюджетта акча саклануы өчен рәхмәтлебез», — диде ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда 878 авыл җирлегендә яшәүчеләр 260 млн сум үзара салым акчасы җыйган. Бу хакта ТР Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында билгеле булды.
Дәүләттән финанслау 1 млрд сумнан артык булган. Халыктан җыелган 1 сумга дәүләттән 4 сум бирелә. Үзара салым акчасына авыл территорияләре, юллар, чишмәләр, зиратлар төзекләндерелә.
«Үзара салым программасы — территорияләр көнкүрешенең конкрет проблемаларын хәл итү генә түгел, халыкны үз җирлеге белән идарә итүгә җәлеп итүнең куәтле факторы да. Быел үзара салым җыеннары тәмамланып килә. Без Татарстан Президентына киләсе елда программаны кушылып финанслауга бюджетта акча саклануы өчен рәхмәтлебез», — диде ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.
Үзара салым программасында катнашучы муниципаль берәмлекләр елдан-ел арта. Программа гамәлгә ашырыла башлаган 2013 елда бары тик 93 муниципалитет катнашып, 3,7 млн сум акча җыйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз