Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстан Федераль Үзәкнең 47,8 млрд сум күләмендә ярдәменә өметләнә
Дәүләт Думасы депутатларына һәм министрлыкларга һәр дәүләт программасында катнашу бурычы куела.
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел Татарстан барлык юнәлешләр буенча да дәүләт программаларында катнашуга һәм аларны тормышка ашыруда федераль үзәк ярдәменә өметләнә. Бу хакта бүген журналистлар белән аралашу барышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
Бүген парламент җитәкчесе Федераль Җыен депутатлары һәм Федерация Советы вәкилләре белән очрашты. “Казаньоргсинтез” оешмасы базасында үткәрелгән чара депутатлар белән Татарстанның элемтәләрен ныгыту, республика үсеше өчен аларның мөмкинлекләрен файдалану максатыннан оештырыла.
“Узан ел без федераль бюджеттан 70 млрд сумнан артык акча җәлеп итә алдык. Бүген Федераль Җыен депутатлары һәм Федерация Советы вәкилләре эшләгән эшләренә хисап тотып, барлык юнәлешләр буенча мәгълүмат бирелде. Беренче кварталда эшли башлый торган дәүләт программаларына без әзер булырга тиеш”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент Рәисе сүзләренчә, Федераль Үзәктән җәлеп ителгән финанслар 50 ләп юнәлештә тотылган. Аларның күпчелеге авыл хуҗалыгына ярдәм итү, эшмәкәрләргә булышу, юл хуҗалыгы өлкәләрендә файдаланылды, дип аңлатма бирде Ф.Мөхәммәтшин.
Мәгълүм булганча, 2016 елда федераль бюджеттан бүленгән акчалар күләме 71,8 млрд сум, 2015 елда исә 75,6 млрд сум булган. Быел Татарстан 47,8 млрд сумга дәгъва кыла.
“Сумманың кимүе — кайбер дәүләт программаларының туктатылуы, кайберләренә бүлеп бирелә торган акчаларның күләме кимү белән бәйле. Моңа карамастан, Дәүләт Думасы депутатларына һәм министрлыкларга һәр дәүләт программасында катнашу бурычы куела”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз