news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстан эшмәкәрләренә финанс ярдәм күләме 740 миллион сумнан арткан

Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының субсидия алу өчен гаризаларын карау дәвам итә

  (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Татарстанда республикада эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасы кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының субсидия алу өчен гаризаларын карау дәвам итә.
Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта Татарстанда эшмәкәрләргә “Лизинг-грант”, “Социаль бизнес”, “Инновацияләр кертү”, “Техник тоташтыру һәм энергетиканы саклау”, мәгариф хезмәтләре чыгымнарын субсидияләү юнәлешләре буенча финанс ярдәм күрсәтелә.
30 октябрьдә “Лизинг-грант” программасы буенча гаризалар кабул итү тәмамланды. Бүгенге көндә 5 программа буенча 742 эшмәкәр гаризасы кабул ителгән. Бу хакта бүген республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында ТР икътисад министры урынбасары – Эшмәкәрләргә ярдәм итү департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, эшмәкәрләргә финанс ярдәм күләме 740 млн сум чамасы тәшкил итә. “Лизинг-грант” һәм “Технологолияләрне кертү” программалары буенча гаризаларны карагач, бу сумма берникадәр артачак. Әмма узган елга караганда, хәзердән үк күрсәткечләр зуррак, конкурс комиссиясе тарафыннан 540 гариза хупланган.
Р.Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм итүгә 2,6 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу сумманың 33 процент тирәсе кече һәм урта бизнес субъектларына финанс ярдәмгә юнәлдерелгән, калганы – милек һәм инфраструктура ярдәменә.
“Финанс ярдәм программасы буенча кулланылмаган акча калмады диярлек, әле акча җитми дә. Быел “Лизинг-грант” буенча гына да 800 гариза бирелгән. Аларның берсе дә игътибарсыз калмады. Быел бу юнәлеш буенча уза алмаучылар киләсе ел башында янә гариза бирә ала. Алдагы еллардан аермалы буларак, финанс ярдәм программасын 2014 елның беренче кварталында ук гамәлгә куярга планлаштырабыз”, - дип аңлатты министр урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot