news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Татарстан эчке эшләр органнарының 12 хезмәткәре ришвәт алудан баш тарткан

Арада күпчелеге – ЮХИДИ идарәсенекеләр

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 11 айда Татарстан эчке эшләр органнарының 12 хезмәткәре ришвәт алудан баш тарткан. Аларның күпчелеге, ягъни 8е – ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре, 2се – участок милиционеры, 2се – икътисади җинаятьләргә каршы көрәш хезмәте хезмәткәре. Арада Спас районы эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәренең берсе 2 тапкыр ришвәт акчасын кире каккан. Закон сагында торучылар кулына бирергә дип әзерләнгән сумманың гомуми күләме 124,5 мең сум булып, кире кагылган шул ришвәт акчаларының иң зурысы – 37 мең сум.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Үзкуркынычсызлык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Вәлиуллов сүзләренчә, бу әле әз, ә элеккеге елларның  берсендә ришвәткә дип әзерләнгән җиңел машинага вөҗданын алыштырмаган хезмәткәр бар.

Искәртеп үтәбез: ришвәт алудан баш тарткан барлык хезмәткәрләргә дә, ТР буенча Эчке эшләр министры әмере белән, тәкъдим ителгән кадәр суммада премия бирелә, әмма аның суммасы 100 меңнән арта алмый. 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot