Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстан бюджетында дефицит 30,9 млрд сум булыр дип фаразлана
Быел Татарстан бюджеты керемнәре – 48,7 млрд сумга, чыгымнар 65,7 млрд сумга артачак. Шул рәвешле, Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре – 600,9 млрд сум, чыгымнары 631,8 млрд сум булыр дип фаразлана. Дефицит 30,9 млрд сум тәшкил итәчәк.
Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының 22 нче утырышында 2026 елга, 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына ТР бюджеты турындагы законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын карау барышында билгеле булды.
«Агымдагы елның алты аенда республика бюджеты үтәлешен исәпкә алып, 2026 елга республика бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен 37,1 млрд сумга арттыру тәкъдим ителә», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы финанслар министры Марат Фәйзрахманов.
Физик затларның керемнәренә салым буенча план күрсәткече 2,7 млрд сумга арткан, бу нигездә уртача хезмәт хакы үсеше белән бәйле. Оешмалар милкенә салым, ярты ел эчендә керемнәрне исәпкә алып, 6,8 млрд сумга арттырылган.
Моннан тыш, министр сүзләренчә, республиканың дәүләт бурычына төзәтмәләр кертү тәкъдим ителә. Бу июньдә федераль бюджет кредитлары буенча бурычның 2/3 өлеше – 23,7 млрд сумнан артык күләмдә исәптән чыгарылуы һәм махсус казначылык кредитлары буенча бурычларны каплау графигы үзгәрү белән бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз