Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татарстан борай белән тулысынча тәэмин ителгән
Кукмара районының ярдәмче хуҗалыгы быел 700 тонна борай җитештергән, бу, 2013 нче ел белән чагыштырганда, өч мәртәбә артык
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Быел Татарстан борай белән тулысынча тәэмин ителгән. Кукмара районының ярдәмче хуҗалыгы быел бу ярманы 700 тонна күләмендә җитештергән, бу, 2013 нче ел белән чагыштырганда, өч мәртәбә артык. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Кукмараагрохимсервис” ААҖ ярдәмче хуҗалыгы директоры Валерий Тимофеев хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, быел бүгенге бодайның борынгы төре – югары тукландыру сыйфатлары белән аерылып торучы борай 700 тонна күләмендә җитештерелгән. Бу, 2013 нче ел белән чагыштырганда, өч мәртәбә артык. Әйтергә кирәк, игенчелекнең бу продукциясе югары сыйфатка ия.
Хуҗалыкта борай сатуга әзерлек җайга салынган. Махсус технологик линия аша узып, ярма чистартылып кына калмый, ваклана да. Соңгы стадиясендә ул пакетларга тутырыла.
В. Тимофеев билгеләп узганча, борай белән тәэминатка Казан, Яр Чаллы, Мамадыш, Балтач һәм башка сәүдә челтәрләреннән заказлар алынган. Тиздән сәламәтлек өчен файдалы бу ярма Татарстанның барлык шәһәрләренә килеп җитәчәк.
В. Тимофеевны әлеге продукциянең бәясе борчый. Ярдәмче хуҗалык ярманы килограммын 30 ар сумнан сата, әмма сәүдә челтәрләре товар бәясен 45 сумга кадәр күтәрә. “Аз керемле кешеләр өчен бу бәя шактый югары”, - дип саный товар җитештерүче.
Әмма В. Тимофеев бүгенге көн базарындагы заманча механизмнар аркасында бәя билгеләү процессына йогынты ясый алмый, дип хәбәр итте ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз