news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел "Татарча диктант"та катнашучылар Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачак

27 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә “Татарча диктант” акциясе уза.

Быел "Татарча диктант"та катнашучылар Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачак
Рамиль Гали/архив

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Быел "Татарча диктант" акциясендә катнашучы татарстанлылар язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачак. Чит илләр һәм төбәкләр өчен башка татар язучысы - балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсереннән өзек әзерләнде. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Гаяз Исхакыйның тууына - 140 ел, Абдулла Алишның тууына 110 еллык билгеләп үтелә. Текстлар әлеге вакыйгалар уңаеннан сайланган.

  • “Татарча диктант” акциясе 27 октябрь көнне сәгать 13:00 уза. Аны 25 илдә һәм 60 төбәктә язачаклар.

Татар теленнән диктантларны тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

"Татарча диктант" акциясенең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә ала.

  • Акцияне Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100