news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Татарча диктант» акциясен онлайн тыңлап клавиатурадан язып булачак

«Катнашучылар диктантны татар шрифты белән язарга тиеш», — диде оештыручылар.

Быел «Татарча диктант» акциясен онлайн тыңлап клавиатурадан язып булачак
Солтан Исхаков

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татарча диктант» акциясен туры эфирдан тыңлап, diktant.tatar сайтында язу мөмкинлеге булуын әйтте.

«Диктант сайтында туры эфир эшләячәк. Юлда булганда яки диктант төп мәйданчыкка барып булмаган очракта, аны онлайн тыңлап та язып була. Диктант һәр мәктәптә, милли-мәдәни үзәкләрдә, китапханәләрдә оештырыла», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина диктантны татар шрифты белән язуның мәҗбүри булуын искәртте. «Ә» хәрефен «э» белән, «ү» хәрефен «у» белән язарга күнегә башладылар. Бу гадәткә әйләнә. Моны нормаль күренеш дип әйтеп булмый. Татарча шрифт кулланып язу шарт», — дип аңлатты ул.

«Әлеге акция бөтен дөнья татарларын берләштерә. Ул быел алтынчы тапкыр уза. Беренче елларда чит ил татарлары „икеле“ куялар дип курыкты, хәзер диктантка уңай карый башладылар, үзләре теләп катнаша», — дип өстәде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучылар диктантны 10 сентябрьдә, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза.



Галерея: «Татарча диктант» акциясенә багышланган матбугат очрашуыннан фоторепортаж

Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче татар теле филологлары әзерли. Аны татар теле филологлары, профессорлар, филология фәннәре докторлары тикшерә. Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar сайтында урнаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100