Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел «Татарча диктант» акциясе унберенче тапкыр уздырылачак
Быел «Татарча диктант» акциясе 24-26 апрельдә унберенче тапкыр уздырылачак. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак. 24 апрельдә диктантны – Татарстанда, 25 апрельдә – Россия төбәкләрендә, ә 26 апрельдә чит илләрдә яшәүче татарлар язачак. Шулай ук акциядә өч көн рәттән дә катнашырга мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясенә багышланган онлайн җыелыш узды. Җыелышта Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» рәисе Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм «Татарча диктант»ны уздырачак татар оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Очрашуда акциянең максаты, уздыру тәртибе, катнашу форматлары, материаллар әзерләү һәм йомгак ясау турында мәгълүмат җиткерелде, әзерлек эшләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз