news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар саны арткан

Татар яшьләре көннәре 14-18 сентябрьдә узачак.

Быел Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар саны арткан
Солтан Исхаков

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел Татар яшьләре көннәрендә 180 кеше катнаша. Бу узган ел белән чагыштырганда, 30 кешегә күбрәк.

«Былтыр 150 кеше катнашкан иде. Быел барлыгы 180 катнашучы. Ләкин „Идел“ яшьләр үзәге тулысынча тулмый. Пандемиягә бәйле чикләүләрне исәптә тотабыз: кайдадыр чыгып йөрүләр булмаячак. Барлык чаралар да яшьләр үзәгендә булачак», — диде «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Ул шулай ук быелгы программа белән таныштырды.

«Катнашучылар өчен программада кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр, татар теле дәресләре, вокал, журналистика, тарих, кул эшләре һәм башка өлкәләргә бәйле осталык дәресләре бар. Халкыбыз, яшьләр өчен мөһим мәсьәләләр турында фикер алышулар, күңел ачу чаралары да оештырыла», — диде Зөлфия Ибләминова.

XXXI Татар яшьләре көннәре 14-18 сентябрьдә узачак. Ачылу тантанасы 14 сентябрь көнне Габдулла Кариев театрында 13.20 сәгатьтә була. Чараны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100