Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел Татар яшьләре көннәрендә башка милләттән дә бер вәкил катнашачак
Бу – соңгы 15 елда беренче шундый очрак, дип белдерде оештыручылар.
(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Быел XXIX Татар яшьләре көннәрендә бердәнбер башка милләт вәкиле – башкорт егете дә катнашачак. Бу – соңгы 15 елда беренче очрак. Моның хакында бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә чараны оештыручыларның берсе – “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина хәбәр итте.
“Узган атнада Башкортстан яшьләре вәкилләре килде. “Безнең утыз яшен тутырып килүче Татар яшьләре көннәре бар, заманында “Идел” дә яшьләр үзәге буларак нәкъ менә шушы проекттан чыккан”, дип аралашып утырганда, алар: “Безнең бүгенге көндә шундый ук процесс бара”, - диде. Минем: “Сезнең бит Башкорт яшьләре көннәрегез бар”, - дигәнгә, алар: “Әйе, ләкин соңгы арада чара сүлпәнәя башлады”, - дип җавап кайтарды”, - дип сөйләде Ләйсән Сафина.
Башкортстан яшьләре вәкилләре үзләрен Татар яшьләре көннәренә чакырырга сораганнар. “Безнең сезнең ничек эшләгәнне карыйсыбыз килә”, - дигәннәр. “Шул сәбәпле безнең быел Башкортстан яшьләре оешмасыннан бер вәкил булачак. Без алар белән фикер, мәгълүмат алышу форматында эшләячәкбез”, - диде.
Ләйсән Сафина әйтүенчә, Татар яшьләре көннәрен оештыручыларга мондый мөрәҗәгатьләр башка милләт вәкилләреннән дә килгән. “Татар яшьләре көннәре 30 ел элек чит төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен җыю идеясе белән оешкан. Безнең башка проектларыбыз да бар. Татар яшьләре көннәрендә мөмкин булган кадәр үз проблемаларыбыз турында сөйләшергә кирәк”, - диде Ләйсән Сафина.
- XXIX Татар яшьләре көннәре быел 26-30 августта “Борис Полевой” теплоходында узачак. Бүгенге көндә заявкалар Россиянең 40 төбәгеннән һәм Үзбәкстан белән Төркиядән килгән. Заявкалар кабул итү августның унысына кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз