news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татар яшьләре көннәренә иң зур делегация Пермьнән киләчәк

Казанда утызынчы тапкыр узачак форумга 32 төбәктән 180 делегат катнашуы көтелә.

Быел Татар яшьләре көннәренә иң зур делегация Пермьнән киләчәк
Солтан Исхаков

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Казанда «Татар яшьләре көннәре» форумына иң зур делегация Пермьнән киләчәк. Татар яшьләре көннәре быел 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Форум 2-6 сентябрьдә уза. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина әйтте.

«XXX Татар яшьләре көннәрендә 32 төбәктән 180 делегатның катнашуы көтелә. Пермьнән унике кешедән торган иң зур делегация киләчәк. Кайбер төбәкләрдән ике-өч оешмадан килүчеләр бар. Мәсәлән, без Самарада, Әстерханда, Башкортстанда берничә яшьләр оешмасы белән эшлибез. Без һәрберсеннән делегат кабул итәргә әзер», — дип сөйләде ул.

Ләйсән Сафина делегатларны төбәкләрендәге активлык дәрәҗәсенә карап сайлап алуларын әйтте. «Квота бүлеп биргәндә, гамәлгә ашырылган проектлар саны, оешмадагы кешеләр саны һәм эшләү юнәлеше карала», — ди ул.

Татар яшьләре көннәренең максаты — Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм татар халкы тарихына кызыксыну уяту. Татар яшьләре көннәрен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра.


Галерея: "Татар яшьләре көннәре" форумына багышланган матбугат конференциясе

Оештыручылар кызыклы программа, лекцияләр, кичке чаралар, проектлар белән танышу әзерли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100