news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел татар теленнән республика олимпиадасында катнашучылар артты - җиңүчеләр исемлеге

Узган ел 170кә якын бала катнашкан булса, быел республика олимпиадасына 227 укучы килгән.

Быел татар теленнән республика олимпиадасында катнашучылар артты - җиңүчеләр исемлеге
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанның «Дуслык» балалар һәм яшүсмерләр спорт комплексы базасында татар телендә белем бирә торган мәктәпләрдә укучылар өчен туган (татар) теленнән республика олимпиадасы үтте. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы олимпиада нәтиҗәләрен игълан итте.

«Йомгаклау этабы 4-11 нче сыйныфлар арасында узды. Узган ел балалар саны азрак иде, быел катнашучыларның артуы күзәтелде. Шулай итеп 170тән 227гә артып килделәр. Уртача алганда һәр класстан 30-32 бала катнашты», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, жюри рәисе Дамир Хөснетдинов.

Олимпиадада Татарстанның 33 районы, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән катнашканнар. «Тест, теоретик эш, төрле хәрефләрне тәртипкә китереп, фразеологизм, мәкаль, җөмләгә анализ ясау, фонетик анализ кебек биремнәр бар иде. Шулай ук укучыларга табигатьне саклау, китапка мөнәсәбәт, татар теле темаларына 10-12 җөмләдән торган текст төзергә кирәк иде», — дип аңлатты ул.

Җиңүчеләр исемлеге:

  • Арча районының «Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай мәктәбе» укучысы Илүзә Хәйдәрова,
  • Казан шәһәре Мәскәү районы «КФУның 2 нче татар гимназиясе» укучысы Таңсылу Хәсәнова,
  • Биектау районының «Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы Сиринә Борһанова,
  • Казан шәһәре Авиатөзелеш районы «10 нчы гимназия»нең 7 нче сыйныф укучысы Айгөл Шакирова,
  • Кукмара районы «Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче гимназия»нең 8 нче сыйныф укучысы Алия Бариева,
  • Казан шәһәре Мәскәү районы «Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия»нең 8 нче сыйныф укучысы Диләрә Сәләхиева,
  • Саба районы «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 9 нчы сыйныф укучысы Баязит Дәүләтов;
  • Кукмара районы «Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче гимназия»нең 10 нчы сыйныф укучысы Алия Шәрәфетдинова,
  • Казан шәһәре Вахитов районы «Татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия»нең 11 нче сыйныф укучысы Лилия Билалова,
  • Биектау районының «Ямаширмә урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 11 нче сыйныф укучысы Алия Галләмова.

Республика олимпиадасы 3 февральдә рус мәктәбендә рус төркеме, 6 февральдә рус мәктәбендә татар төркеме өчен уздырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100