news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел татар теленнән олимпиадада катнашучыларның әзерлеге яхшырак булган

«Бу ел азагында декабрьдә катнашучы балалар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез», — дип әйтте милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина.

Быел татар теленнән олимпиадада катнашучыларның әзерлеге яхшырак булган
Рамил Гали

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу уку елында татар теленнән олимпиадаларда катнашучылар саны арткан, һәм аларның әзерлеге яхшырак булган.

«Муниципаль этаптан йомгаклау этабына чыгучылар 40 процент булды. Жюри, башка еллар белән чагыштырганда, бу уку елында катнашучыларның әзерлекләре яхшырак булуын билгеләп үтте», — диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә.

Ул йомгаклау этабына чыгучылар барысы да «Дуслык» лагерена килеп, олимпиадада катнашканнарын әйтте.

«Бу ел азагында декабрьдә катнашучы балалар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез», — дип әйтте Энҗе Гыйззәтуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot