news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел татар теленең электрон сүзлекләрен караучылар саны арткан

Татар теленең электрон сүзлекләр Фондына 53 сүзлек урнаштырылган.

Быел татар теленең электрон сүзлекләрен караучылар саны арткан
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров быел татар теленең электрон сүзлекләрен караучылар саны артканын белдерде.

Ринат Сәфәров

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«2014 елдан бирле татар теленең электрон сүзлекләре фонды эшләп килә. Ел саен анда 4әр сүзлек өстәлә бара. Фондта барлыгы 53 сүзлек урнаштырылган. Бу чыганак кулланучылар арасында киңрәк таныла башлады. Бүген тәүлегенә 900 кеше кереп карый. Былтыр керүчеләр саны күпкә азрак иде», – диде Ринат Сәфәров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100