news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел татар теле буенча республикакүләм олимпиадасында 170кә якын бала катнашкан

Олимпиада рәисе сүзләренчә, катнашучы балалар саны якынча шул килеш калган.

Быел татар теле буенча республикакүләм олимпиадасында 170кә якын бала катнашкан
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Быел татар теле буенча республика олимпиадасында барлыгы 170кә якын бала катнашкан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә олимпиаданың рәисе, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һəм мәгариф югары мәктәбенең директор урынбасары Дамир Хөснетдинов хəбəр итте.

“Татар теле буенча республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына барлыгы 170кә якын бала килгән. Шулар арасыннан сиксәне – җиңүче һәм призер. Һәр класста бер җиңүче була, калганнары – призер. Димәк, дүртенче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр алсак, берешәр җиңүче, калганнары – призер була”, - диде ул.

  • Олимпиаданың беренче туры мәктәптә, икенче туры район күләмендә, ә шул этапларда иң югары балл җыйган бала республика этабына үтә.

“Олимпиаданың иң яшь катнашучылары – дүртенче сыйныфлар. Быел финалга барлыгы унбер бала үткән. Бу нәтиҗә бик тә шатландыра. Балаларда татар теленә булган мәхәббәт артканнан арта баруы сизелә”, - ди Дамир Хөснетдинов.

“Узган еллар белән чагыштырганда аерма юк, катнашучылар саны якынча шул ук. Олимпиаданың әгъзалары белән киңәшләшкәннән соң, тугыз, ун һәм унберенче сыйныф укучылары бик җитди әзерләнгәннәр дигән нәтиҗә ясадык. Безне үзләренең җаваплары белән шаккаттырдылар”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100